Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзең үстергән виноград тәмлерәк

Безнең төбәк өчен гадәти булмаган виноград культурасын үстерү белән Олы Шырданда яшәүче Мөршидә Ганиева 6 елга якын шөгыльләнә.

- Базардан үсентеләр сатып алган идем, кызганычка каршы, сортның исемнәрен белмим. - дип сөйли безгә һәвәскәр бакчачы, - Өч елдан соң ул беренче уңышын бирә башлады. Быел исә татлы куаклардан 25 килограмм җимеш җыеп алдым. 
Мөршидә ханымның виноградлары вакытында татлы һәм тәмле өлгерә, һәркайсының тәме үзенчә уникаль - мускат, шалфей, җир җиләге тәмнәре килә. 
«Татлы булмаган виноград юк. Әгәр ул ачы, тәмсез икән, моның өчен үзебез гаепле, димәк, аны тиешенчә карамыйбыз. Моның бернинди сере юк. Виноградны үстерүгә җитди карарга кирәк, аның барлык үзенчәлекләрен өйрәнергә һәм һәр агачка тиешле кайгырту күрсәтергә кирәк», - дип сөйли ул. 

Виноградның файдасы һәм зыяны: 
Виноградның актив һәм файдалы матдәләргә ни дәрәҗәдә бай булуын аңлау өчен, аны куллану өлкәләре исемлегенә карау да җитә. 
- Күп төрле авырулардан профилактика чарасы буларак кулланыла. 
- Дәвалау процессында йөрәк-кан тамырлары системасы патологияләре вакытында файдаланыла. 
- Виноград җиләге ашкайнату системасы эшен яхшырта, чөнки кислота бүлеп чыгаруны арттыра һәм ашказаны согы эшкәртүне тизләтә. 
- Виноградның өлгергән яңа җиләкләре сулыш юллары проблемалары булганда киңәш ителә. 
- Виноград нерв системасын тынычландыра. 
Бу җиләк аркасында кешедә кан саву органнары функциясе яхшыра. 
Косметологиядә дә шулай ук киң кулланыла. 
Азык пешергән вакытта, тәмлеткеч буларак өстәлә. 
Бик күп файдалы үзлекләр белән беррәттән, виноградны кулланудан баш тарту өчен күрсәтмәләре дә бар. 
Ашказаны кислоталылыгы югары булган кешеләргә. 
Ашказаны бозылганда, чөнки виноград көчле йомшарткыч нәтиҗәгә ия; 
«Шикәр диабеты» диагнозы белән авыручыларга виноград кулланырга рөхсәт ителми. Бу төр авыру өчен җиләкләрдә шикәр проценты зур. 
Гипертониядән җәфа чигүчеләргә виноградны уртача күләмдә ашарга кирәк, чөнки ул организмдагы сыеклык тоткарланса, сусауны һәм гипертония кризисы китереп чыгара. 
Виноград җиләкләре ризыкның авыр төренә карый, шуңа күрә алардан артык файдаланырга кирәкми. 
Балаларга виноградның ачык сортлы согын бирү яхшырак, чөнки алар тимер белән туендырылган. Ә кара сортлысыннан сыгылган сок сабыйларда анемия китереп чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев