Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзбәкстан Президентын Яшел Үзәндә дә сайладылар

14 октябрьдә Үзбәкстанда республика президентының чираттагы сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү Яшел Үзәндә дә узды, биредә безнең территориядә яшәүче Үзбәкстан гражданнарының тавыш бирү участоклары формалаштырылды.

– Татарстан территориясендә Үзбәкстан Президентын сайларга мөмкинлек биргән өчен Яшел Үзән шәһәре җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – ди Сардорбәк Рәдҗәпов. – Без Яшел Үзәндә кафеда эшлибез һәм Үзбәкстанга барыбызга да бергә чыгып китү мөмкинлеге юк. Әмма без үз тавышыбызны бирергә һәм республикабыз өчен шундый мөһим мәсьәләдә катнашырга телибез.

Яшел Үзән районында өч сайлау участогы оештырылды. Әлбәттә, шәһәрдә, теләк белдерүчеләр, Горький исемендәге мәдәният сарае бинасында тавыш бирде, шулай ук районның иң зур җирлекләре – Осиново һәм Васильево бистәләрендә дә мондый мөмкинлек булдырылды.
Тавыш биргәнче, һәр сайлаучы тагын бер тапкыр Үзбәкстан президентлыгына биш кандидатның һәрберсенең биографиясе һәм сайлау алды программасының төп юнәлешләре белән таныша алды. Барлык кирәкле мәгълүмат стендларда, ике телдә – үзбәк һәм рус телләрендә тәкъдим ителде.

– Тавыш бирергә теләүчеләр җитәрлек булды, – дип шәрехли Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Ольга Купоросова. – Сайлаулар барлык эпидемиологик нормаларны үтәп узды. Шәһәрдә генә тавыш бирүдә 50дән артык кеше катнашты. Яшел Үзән районында үзбәк милләтеннән 1000нән артык кеше яши һәм эшли. Ләкин бары тик биредә яшәргә рөхсәтләре булган кешеләр генә тавыш бирә. Бүгенге көндә алар сайлауга йөз процент килгән.

Үзбәкстан Республикасы президентын сайлауның төп көне 2021 елның 24 октябренә билгеләнгән. Президентны биш елга сайлаячак лар. Вазифага илдә теркәлгән сәяси партияләр тәкъдим иткән биш кандидат дәгъва кыла. Алар арасында республиканың хәзерге башлыгы Шәүкәт Мирзиёев, шулай ук Алишер Кадыйров, Нарзулло Обломурадов, Бахром Абдухәлимов һәм Мәксудә Вәрисова да бар.

14 октябрьдә үз тавышын бирергә өлгермәгәннәр, Үзбәкстан Президенты өчен Казанда, Үзбәкстан генераль Консуллыгында 24 октябрьдә тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев