Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Юлларыбыз уртак!" (“Нам по пути!”) марафоны дусларны берләштерә

Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Зеленодольск шәһәренең "Танго" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында очрашу оештырды.

Норлат балалар йортының тәрбиягә бала алган гаиләләрне күзәтү хезмәте белгечләре "Чиста йөрәкләр" хәйрия фонды кураторлары һәм Казан шәһәренең күнекмәләр һәм һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе белән берлектә "Юлларыбыз уртак!" проектының презентациясен ясады.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашуда "Казан шәһәренең ҮКСУ" ДБУ, "Без бергә!" “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, “Ышаныч" РЦДП "дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, "Әтиләр берлеге" союзы, Норлат балалар йорты" учреждениясе һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Тәрбиягә бала алган барлык гаиләләргә бу изге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.
Көтеп алынган очрашу күңелле һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Балаларга иҗади мастер-класслар һәм күңелле уеннар оештырылды.
Ә Казан шәһәренең "Бельканто" ансамбле артистларының искиткеч музыкаль номерлары катнашучыларның йөрәкләрен җылытты.
- Җәмәгатьчелек, хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, гаилә институты вәкилләре мондый очрашулар уздыру юлы белән балалар һәм ятимлек проблемаларын нәтиҗәлерәк хәл итүгә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтүгә, шулай ук тотрыклы гаилә мөнәсәбәтләр булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруда зур ярдәм булачак. Үзара хезмәттәшлек һәм алга таба игелекле эшләр марафонының ярдәм итүенә өметләнәбез, вакытлар узу белән ул үз эченә безнең районны гына түгел, ә Татарстанны берләштерүенә ышанабыз, - дип фикерләре белән уртаклаша Тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев