Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйләребез имин узсын өчен

«Игътибар-балалар!» оператив-профилактик чара кысасында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге һәм Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре 33нче номерлы «Аленький цветочек» балалар бакчасы тәрбиячеләре оештырган «Имин җәй» чарасында катнашты.

Балалар киемдә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөртүне пропагандалауга юнәлтелгән флешмоб үткәрде. Шулай ук алар янына светофорның кечкенә сигналлары һәм Светофор үзе килде, балалар табышмакларга җавап бирде, уеннарда катнашты.
Әлеге чара барышында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүнең мөһимлеге, юлларда, җәяүлеләр кичү урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренең төп таләпләре турында искә төшерделәр. Иң ахырдан барлык катнашучыларга җәяүлеләр белешмәлекләре һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев