Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы үзгәрешләр кемнәргә кагыла?

Марттан балконнарны пыялалау һәм калдыкларны утильләштерү буенча яңа кагыйдәләр кертелә. Шулай ук аграрийларны, автомобильчеләрне һәм волонтерларны да яңалык көтә.

Авыл хуҗалыгында клонлаштыру тыела
«Яхшыртылган характеристикалы авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек турында» закон үз көченә керә. Документ нигезендә эко-продукция җитештерүгә карата таләпләр үзгәрә. Әйтик, кайбер ысулларны – клонлаштыру, ген инженериясе, ионлаштырылган нурланыш, ГМО куллануны тыю билгеләнгән. Ирекле сертификация узган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләренә махсус маркировкага ия булачак.
Шулай ук фермерларга авыл хуҗалыгы җирләрендә капиталь торак төзү хокукы бирелә. Җир кодексына үзгәрешләр кертелә. Мондый төзәтмәләр элек вакытлыча төзелмәләрдә яки аерым участокларда яшәргә туры килгән фермерлар эшчәнлеген шактый җиңеләйтәчәк. Закон авыл хуҗалыгы җирләрендә капиталь торак параметрларын һәм күләмен регламентлый.

Яңа штрафлар
Диагностик картасыз машина йөртүчеләрне штрафка тартачаклар. Мондый норма техник карау мәҗбүри булган автомобильчеләргә кагыла. Болар – таксистлар, шулай ук пассажирлар йөртү өчен хезмәт максатларында шәхси автомобиль кулланучылар. Штраф 2 мең сум тәшкил итә.
Балконны законсыз тышлаучыларга да штраф түләргә туры киләчәк. Моны мөстәкыйль рәвештә, тиешле инстанцияләр белән килешкәннән соң гына эшләргә ярый.
Иганә итү өчен тартмаларын законсыз урнаштырган өчен дә штраф карала. Вак-төяк урлаулар өчен җавап лылык билгеләнәчәк. Аңа физик зат та, юридик зат та эләгә. Соңгыларына штраф уннарча мең сум исәпләнә.

Чүп-чар үтильләштерү
Электроника һәм көнкүреш техникасын утильләштерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Хәзер аны чүп контейнерына ташларга ярамый.

Шикле автомобильчеләргә өстәмә
Элек исерек хәлдә тоткарланган һәм наркотик матдәләр куллануда шик төшкән автомобильчеләргә өстәмә рәвештә кан һәм сидек анализы тапшырырга туры киләчәк. Калганнарга яңалык кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев