Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз килә, су басу гына булмасын

Яз килә, озакка сузылган кышның да чигенми мөмкинлеге юк.

Димәк, су басу куркынычы турында уйланыр вакыт. Узган елгы вакыйгалар да онытырлык түгел әле. Тискәре температура март ахырына кадәр сакланды да, апрель башында кинәт кенә җылытып җибәргән иде. Елгалар да боздан соң ачылды. 2005 елдан бирле алып барылган күзәтүләр буенча, узган ел Идел елгасының ачылуы 17-18 апрельдә билгеләнгән. Гадәттә Идел 5-7 апрель көннәрендә китә торган булган. Ә боз кичүе 2018 елда 
2 апрельдә генә ябылган, быел исә, киресенчә, иртәләде:  11 мартта боз аша йөрү туктатылды.
Әлеге саннарны ТРның Яшел Үзән районы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов җиткерде. 
– Су басу чорында бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәрләр килеп кенә торды. Аеруча Татар Танаеннан шалтыратучылар күп иде. Чөнки анда су килү ике фазада күзәтелде. Быелгысына әзерләнү максатыннан җирлек башлыгына юл хезмәткәрләре («Норлатдорстрой» җәмгыяте) белән берлектә Татар Танаенда барлык комплекслы чараларны башкарырга: канауларны, суүткәргеч торбаларны чистартырга кирәк. Үз вакытында Мамадыш-Әкил авылы тирәсендә тау битеннән буй-буй ерганак ясау мөһим. Халык белән аңлату эшләре алып барырга һәм йортларны иминиятләштерү турында уйларга кирәк. Узган ел Татар Танаенда 27 йорт иминиятләштерелгән иде. Шулай ук Гөбенә елгасын шартлату планлаштырылган, – дип сөйли җитәкче.
Районда су басу куркынычы янаган икенче нокта – Васильево бистәсе. 2017-2018 елгы кышта Идел елгасының күтәрелеше, башка еллар белән чагыштырганда, 3-4 метрга югарырак булган. Шуңа да грунт сулары күтәрелгән һәм кышын ук базга су төшкән. Кайбер бакча хуҗалары су ерганакларын күмә, шуның белән авырлык тудыра да. Хәзер Идел елгасының күтәрелеше 50,0 м тәшкил итә икән һәм бу, узган ел белән чагыштыр­ганда, 3 метрга түбәнрәк. Вячеслав Долганов сүзләренә караганда, инде бүген Карамалы Тау метеостанциясе мәгълүматлары буенча, районда уртача кар катламы биеклеге 79 см, бу 1,5 тапкырга нормадан артык дигән сүз. 
Узган ел Татар Танае халкы су басудан саклану өчен дамба төзү мөһимлеген күтәргән иде. Әлеге сорау белән алар район башлыгы Александр Тыгинга да мөрәҗәгать итте. Ул үз чиратында ярдәм итәргә вәгъдә бирде. 
– Бүгенге көндә Татар Танаенда дамба төзү буенча проект документациясе тулысы белән әзер. Хәзер подрядчы оешмалар белән килешү төзелә. Быелгы язгы чорда техника ярдәмендә кар капламы чистартыла, елга агымын үзгәртер өчен траншея казыла, – дип хәлне аңлата Төзелеш, инфраструктура һәм экология буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роман Котельников.
Монда сүз миллионнар турында бара. Һәм эш шундый зур суммага килеп терәлгәч, тиз генә тормышка ашыруы да авырдыр, бәлки. Алдан саклану чаралары күрелер һәм узган елгы хәл кабатланмас дип бик тә ышанасы килә.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X