Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Полукамушки кварталында янгын

Кызыл тыкрыкта урнашкан кешеләр яшәми торган ике йортка ут капкан.

Яшел Үзәннең Полукамушки микрорайонында кешеләр яшәми торган йортларда янгын чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

«112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына бистәнең Кызыл тыкрыгында урнашкан 11 һәм 13 номерлы йортларда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бу йортлардагы кешеләр башка фатирларга күчерелгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ике бинаны һәм янкорманы тулысынча ут чолгап алган булган», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ут тагын бер буш торган йортка күчәргә мөмкин. Хәзерге вакытта 2нче янгын рангы буенча урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев