Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк

Бу хакта Горький исемендәге заводта яңа патруль корабле төзелеше башлану тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов хәбәр итте.

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән корабльләр Сүриядә конфликт вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта бүген заводта "Николай Сипягин" корабле төзелеше башлану тантансында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белдерде.

Юрий Борисов шулай ук РФ Оборона министрлыгы Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводын якындагы 10 елга заказ белән тәэмин итәргә планлаштыруын хәбәр итте.

Якын диңгез зонасы корабльләре төзелешенә өстенлек биреләчәк. Сүз кече ракеталы корабльләр, патруль корабльләре һәм кече корветлар турында бара.

Яшел Үзән заводы - дәүләт оборона заказын даими башкаручылар рәтендә, дип билгеләп үтте хәрби ведомство.  Оборона министры урынбасары киләчәккә фаразлар биреп тормады, бары тик барлык эшнең кораллану буенча дәүләт программасы нигезендә алып барылачагын гына билгеләп үтте.

Илсөя Завилейская фотосы.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького

2
X