Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә "Алтын каләм" фестивале гран-приен "Mediana" журналистикасы мәктәбе алып кайтты

Казанда "Алтын каләм – Золотое перо" XXVII республика яшь журналистлар фестивале тәмамланды.

Анда Татарстанның барлык почмакларыннан 147 яңа медиа хезмәткәре катнашты. Атна буена алар тәҗрибәле журналистларның мастер-классларында булдылар, газета, теле-радиотапшырулар чыгардылар, фоторепортажлар ясадылар, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар алып бардылар.

Яшел Үзән районыннан фестивальдә "Mediana" журналистика мәктәбе укучылары Софья Волостнова, Есения Костюхина, Ника Данилова, Иван Афанасенко, Софья Лёксина катнашты.

Һәм менә "Московский" мәдәни үзәгендә бүләкләү тантанасы булды. "Рус телендә басма журналистика" номинациясендә икенче урынны Есения Костюхина алды.

Ә фестивальнең төп бүләге - Гран-прига Софья Волостнова лаек булды. Конкурста җиңү аңа КФУ журналистикасы факультетында бюджет укуына хокук бирә.

-Мин фестивальдә бик күп эшләдем: материаллар яздым, редактор булдым, барлык чараларда катнаштым. Моңа кадәр мин ел буе "Mediana" журналистикасы мәктәбендә иҗат үзәгендә шөгыльләндем. Мин дөресен әйтәм, фестивальгә Гран-при алам дигән уй белән килдем. Һәм менә шулай килеп чыкты да! Үземнең остазыма һәм зур дустыма Денис Сергеевич Анисимовка миңа ышанган һәм бик күп нәрсәгә өйрәткән өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яшел Үзән районының яшь корреспондентлары фестиваль Гран-приен соңгы тапкыр 2014 елда откан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев