Яшел Үзәндә юл корбаны
Яшәеш

Яшел Үзәндә юл корбаны

13 гыйнварда Мәскәү-Уфа автоюлының 794нче чакрымында (Новониколаевский авылы тирәсендә) иминлек каешын кимәгән “Рено Сандеро” автомашинасын йөртүче 34 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Казанда яшәүче хатын идарә иткән “Рено” автомобиле Уфа ягыннан Мәскәү юнәлешендә барган. Иномарка йөртүче тизлекне арттырып, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм Санкт-Петербургта яшәүче 65 яшьлек ир йөрткән полуприцеплы “МАН” йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә “Рено Сандеро” йөртүче алган җәрәхәтләреннән авария чыккан урында ук һәлак булган.

Лилиана Славкина

Фото:kazanfirst.ru/

 


авария в Зеленодольском районе

Нет комментариев