Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә вакансияләр саны эшсез гражданнар саныннан биш тапкырга артык

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 31 декабренә учетта 415 эшсез кеше тора.

2022 елның 26 гыйнварына 240 эш бирүчедән 2233 вакансия тәкъдим ителә.

Бүгенге көнгә аеруча кирәкле белгечлекләр: администраторлар, югары категорияле табиблар, бухгалтерлар, педагогик хезмәткәрләр, автомобиль йөртүчеләр, пешекчеләр, сатучылар, почтальоннар, менеджерлар, парикмахерлар, җитештерү һәм хезмәт бүлмәләрен җыештыручылар, дворниклар, кухня хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, МСР һәм агач эшкәртү станоклары слесарьлары, электромонтерлар, инженер-технологлар, конструкторлар һәм грузчиклар.

Эшкә урнашуга гаризаны «Россиядә эш» порталының мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада шәхси кабинеты аша бирә алалар. «Россиядә эш» платформасында авторизация өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәпкә алу язмасына ия булырга кирәк.

Эш эзләүче гражданнар порталга керергә, гариза тутырырга һәм аңа резюмены беркетергә, мөрәҗәгатьнең максатын күрсәтергә тиеш (пособиедән башка теләсә кайсы төбәктә эш эзләүдә ярдәм итү яки яшәү урыны буенча эш эзләүдә ярдәм итү, пособие түләү). Мәшгульлек үзәге гаризаны караячак һәм нәтиҗәләр турында хәбәрне «Россиядә эш» порталының шәхси кабинетына җибәрәчәк.

Әгәр гаризада пособие түләү белән бергә эш эзләүдә ярдәм итү максаты күрсәтелгән булса, Мәшгульлек үзәге 11 календарь көннән дә соңга калмыйча шәхси кабинетта эшсез дип тану өчен кабул итү датасын билгеләячәк. Гражданинга билгеләнгән көнне документлар белән килергә кирәк.
Эшсез сыйфатында исәптә торучы гражданнарны яңадан теркәү айга ике тапкыр һәм бары тик шәхсән килгән очракта гына башкарыла. Шулай ук Мәшгульлек үзәге эшсезне, туры килә торган эшне сайлап алу һәм килештерү датасыннан тыш, шәхси кабул итүгә чакырырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X