Яшел Үзәндә Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган геройларның әниләренә Батырлык орденнары тапшырдылар
Яшәеш

Яшел Үзәндә Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган геройларның әниләренә Батырлык орденнары тапшырдылар

Бүген Горький исемендәге заводның үзәк мәйданында мемориаль комплекста якташыбыз-полковник Дмитрий Софронов һәм өлкән лейтенант Гафур Шакирҗановның махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган аналарына Батырлык орденнары тапшыру тантанасы узды.

- Бүген без күңелсез хәл буенча җыелдык. Геройларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәсем килә. Дмитрий һәм Гафурның исемнәре мәңгегә безнең шәһәр һәм район тарихына язылачак. Ватаныбызны саклаган лаеклы улларыгыз өчен сезгә баш иябез, - диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Дмитрий Софроновның әнисе - Наталья Николаевна Сафронова, Гафур Шакирҗановның әнисе - Азизә Вилям кызы һәм Алена Валерьевнаның -тормыш иптәшенә Батырлык орденнары тапшырылды.
 


Нет комментариев