Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә түбәсеннән кар ишелеп төшкән бина хуҗасы штраф түлиячәк

Бер атна элек бик күп кенә республика һәм хәтта, федераль матбугат чаралары да Фрунзе урамында урнашкан бина түбәсеннән кар ишелеп төшүе турындагы видеоязманы яктыртты.

Анда элек “Лаура” кибете урнашкан иде. Килеп чыккан хәлгә Яшел Үзәннең административ комиссиясе бәя бирде. Ачыкланганча, әлеге видео төшерелгән моментта анда бернинди дә коммерция эшчәнлеге башкарылмаган. Бинада бары тик, шунда ремонт ясаучы, бер кеше генә булган. Видеога нәкъ менә шул ир эләккән дә инде. Түбәдәге карны чистарту да аның вазифаларына кергән. 
Бина хуҗасына административ комиссия тарафыннан штраф салынган. Протоколда, кибет түбәсендәге карны вакытында чистартуны контрольдә тотмаган, шуның нәтиҗәсендә кар ишелеп төшкән, дип язылган. Милекче комиссия китергән дәлилләр белән килешкән һәм штрафтан баш тартмаган. 

ЯҮМР Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев