Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә пляж-күңел ачу зонасы ачарга җыеналар

Әлеге проектны Лаеш районындагы "Кама диңгезе" пляжы үрнәгендә ясарга телиләр.

Яшел Үзәннең Займище бистәсе тирәсендә пляж-күңел ачу зонасы ясарга планлаштырлар. Район башлыгы Александр Тыгин бу турында Татарстан  Муниципаль берәмлекләр советының XIII съездында чыгышында әйтте.

Александр Тыгин әйтүенчә, пляж зонасын Лаеш районындагы "Кама диңгезе" пляжы үрнәгендә ясарга телиләр. "Агломерация советы рекреация проектларын үстерү буенча тәкъдимне хуплады. Мәсәлән, Лаеш шәһәре мисалында Займище тирәсендә пляж-күңел ачу зонасын оештыру идеясе бар", - диде ул.

Яшел Үзәндә шулай ук Зөя утрау-шәһәрендә инфраструктураны үстерү һәм М7 трассасында "Свияга-лэнд" күңел ачу үзәге төзелеше буенча фикерләр дә бар. "Шәһәр халкы һәм туристларны бу территорияләр магнит кебек тартып торачак", - дип белдерде район башлыгы.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск пляж

2
X