Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Бала – төп пассажир” профилактик операциясе

16 майда Гоголь һәм К.Маркс урамнарында ДПС нарядлары балаларны автомобильдә йөртүдәге кагыйдә бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән массакүләм тикшерү уздырган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кыска гына вакыт эчендә дә 60тан артык машина йөртүчене тикшереп, 22 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Шуларның тугызы, мәсәлән,  иминлек каешын куллану таләпләрен үтәмәгән. Бер машина йөртүчегә баласын автомобильдә дөрес йөртмәгән өчен 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.  Тиешле тәртиптә машинасын страховкаламаган дүрт кеше штрафны 800 сум күләмендә түләячәк. Бер машинаның алгы тәрәзәләре тонировкаланган булган. Тагын дүрт машина йөртүче юл чыга торган урында  җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен 1500 сум түләргә тиешле булачак.

-14 майдан алып 3 июньгә кадәр Татарстанда  “Игътибар – балалар!” операциясе бара, - дип аңлата  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.-Шуның кысасында  Яшел Үзәндә дә чаралар планлаштырыла. Шәхси состав нигездә  автомобильләрдә балаларның ничек йөртелүенә игътибар бирә. Автомобиль салонына утыртылган баланың язмышы  тулысынча  рульдә утыручыга бәйле. Гадәттә тиешле таләпләрне үтәмәү һәм ваемсызлык фаҗигаләр чыгуга китерә.

Юл кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, 7 яшькә кадәрге балалар автокреслода, ә алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге балалар йөртелергә тиеш. 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр  арткы утыргычта автокреслода, йә булмаса иминлек каешы эләктерелеп йөртелергә тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, 3000 сум штраф каралган. Автокресло баланың буена һәм авырлыгына туры килсә бигрәк тә куркынычсызрак. Ул кыйммәт булса да, бик кирәкле әйбер. Аңа экономия ясау кеше гомере барәбәренә торырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск рейды Ребенок — главный пассажир! профилактическое мероприятие автокресло

2
X