Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән студентлары - фәнни Олимпны яулады

«Компьютер системаларында программалаштыру» белгечлеге буенча Яшел Үзән механика көллиятенең 3нче курс студенты Максим Смирнов Әлмәттә узган «Информатика һәм исәпләү техникасы» белгечлекләре төркеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында 2нче дәрәҗә дипломга ия булды.

Олимпиаданың конкурс биремнәре теоретик һәм һөнәри әзерлекне, һөнәри лексиканы белүне, заманча технологияләрне, шул исәптән мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллана белүне ачыклауга юнәлдерелгән иде.

«Мехатроника һәм Мобиль робототехника» белгечлеге буенча 4нче курс студенты берьюлы ике номинациядә - «Сызымнарны иң яхшы бизәү» һәм «Сызымнарны ясау» буенча диплом алды

Конкурс биреме «Компас-3D» яки «Inventor» компьютер программасында 3D модель детальләр һәм кирәкле төрләрне, кисүләрне, чыгарылышларны кулланып, ассоциатив сызым булдыру һәм стандарт таләпләрен исәпкә алып, күләмнәрне тәкъдим итүдән гыйбарәт иде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев