Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яшәүчеләр газ челтәрләрен бушлай кертүгә гариза бирә ала

Әгәр сез газлаштырылган торак пунктта яшисез, әмма сезнең йорт газга тоташтырылмаган икән, сез газ челтәрләрен җир участогыгыз чикләренә кадәр бушлай китерүләрен сорап, гариза бирә аласыз.

Моны түбәндәге юллар белән эшләргә була:
- газ бүлү оешмасы офисында
- сайттагы «шәхси кабинет»та
connectgas.ru бердәм газлаштыру операторы порталында
- мобиль офиста
- КФҮтә һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында

Моннан тыш, милекче «Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсендә түбәндәге адреслар буенча язмача гариза бирә ала:
- Яшел Үзән шәһәре, Күл урамы, 32а
- Яшел Үзән шәһәре, Б. Урманче ур., 2
- Васильево штб, Космонавтлар ур., 40
- Норлат авылы, Ленин ур., 26
28zelgaz@tattg.gazprom.ru электрон адрес

Кызыксындырган сораулар буенча 8(800) 101-00-04 телефонына бердәм газлаштыру операторының «кайнар линиясенә» мөрәҗәгать итегез

Россия Федерациясе газификация бердәм операторының рәсми порталы - https://connectgas.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев