Мәскәүдә старт алган пауэрлифтинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегенең гомум зачетында Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдикова икенче урынны яулады.
Ул ятып штанга күтәрү буенча Россия рекорды куйды – 150,5 кг. Моңа кадәр рекорд 140 кг иде.
– Гомуми зачетта мин икенче урынны алдым – барлыгы 500 кг 500 гр җыйдым. Беренче урынга 19,5 кг җитмәде. Җиңү – тугыз тапкыр дөнья чемпионы Наталья Сальниковада. Безнең максат – аңардан калышмау иде! – ди Айгөл.
Спортсменкабызның алдына куйган максаты – дөнья чемпионатында катнашу. «2008 елдан бирле шөгыльләнәм. Шул арада ике бала да табарга өлгердем. Алга таба планнарым – 52нче категориядә ныгу, штанга күтәрү буенча рекордны арттыру. Дөньяда рекорд – 150 кг, мин 150,5 ясадым. Моны халыкара стартта башкарырга кирәк».
Фото Мәскәү пауэрлифтинг федерациясенеке.
Нет комментариев