Яшел Үзән кызы – дөнья рекордсмены
Яшәеш

Яшел Үзән кызы – дөнья рекордсмены

Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдыйкова, 18-24 майда Япониянең Токио шәһәрендә узган ярышларда катнашып, пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы булды. 

Айгөл 52 кг кадәрге категориядә катнашты һәм ике тапкыр дөнья рекордын яңартты. Икенче тапкыр омтылып карауда ул 150,5 кг авырлык­та күтәрде, ә өченчесендә аңа 156 кг да биреште. Хәзерге вакытта якташыбыз өч тапкыр дөнья чемпионы. Һәм ул бу исемне өченче ел рәттән лаеклы яклый.

Фото:http://цсп-рт.рф


Зеленодольск чемпионат мира пауэрлифтинг в Японии Айгуль Ситдикова

Нет комментариев