Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызлары-чирәмдәге хоккей буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре

Пермь шәһәрендә 2012 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Аларда 6 команда катнашты.

Татарстаннан ярышларда ике команда катнашты: "Динамо-1" РСШОР (тренеры Анастасия Чернова) һәм "Динамо-2" РСШОР (тренеры Людмила Юшкова).

Чыгыш нәтиҗәләре буенча, "Динамо-1" командасы 5 матчта җиңеп, ярышларда җиңүче булды.

Лидерлар өчлегенә Пермьнән "бронза" алып, "Динамо-2"командасы да керде.

Әйтергә кирәк, ике команда да Яшел Үзәндә шөгыльләнә.

Яшь спортчыларыбызны һәм аларның остазларын, Анастасия Чернованы һәм Людмила Юшкованы искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев