Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән футболистлары – чемпион

18-20 июньдә «Рубин» стадионында футбол буенча «Күн туп – 2019» рес­публика ярышларының финал этабы узды. 

Икенче ел рәттән Яшел Үзәннең 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы чемпион булып кала. Бу юлы яшь футболистлар бер генә тапкыр да җиңелмәде. Икенче урында Бөгелмә шәһәре командасы, бронза Казан шәһәренең 179нчы гимназиясендә. Хәзер безнең яшүсмерләр Татарстан данын футбол буенча «Күн туп – 2019»  Бөтенроссия ярышларында яклаячак. Ул Иваново шәһәрендә август аенда узачак, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

Фото: ЗМР
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кожаный мяч зеленодольские футболисты республиканские соревнования