Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән балалары сынатмый

Узган җомгада “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.

Ниһаять, берничә айга сузылган бәйгегә йомгак ясалды. Бу дәрәҗәле фестивальдә яшел үзәнлеләр дә үз осталыкларын күрсәтте: вокал номинациясендә Илдүс Хәсәнов – I, хореография номинациясендә “Орфей” халык-хореография студиясенең ике төркеме дә – I, “Импульс” халык бию коллективы III урынны яулады. Нәфис сүз осталары да урыннарга лаек булды. Иң зур бүләк Горький исемендәге мәдәни үзәктә шөгыльләнүче “ВЭД” бию коллективы җитәкчесенә бирелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Гүзәл Гафаровага ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исемен тапшырды. Котлыйбыз!

Фото: "Созвездие-Йолдызлык" ВК төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск дети фестиваль созвездие 2018 звезды Созвездие Йолдызлык