Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь буласың килсә, кабак аша

Картаясың килмәсә Яшь һәм сәламәт буласың килсә, кабак ашарга кирәк икән. Америка галимнәре моны тикшеренүләр барышында раслаганнар.

Белгечләр белдерүенчә, кабак яшәртә торган үзенчәлекләргә ия, аңарда А һәм Е витаминнары бар.
Әлеге яшелчәдәге С витамины картаюга каршы көрәшә, тән тиресенең тыгызлыгын арттыра, җыерчыкларны бетерә, һәм тырнакларны ныгыта.

Галимнәр ассызыклаганча, кабакны көн саен куллану арыганлыкны бетерә, шулай ук хәтер һәм игътибарны яхшыртырга ярдәм итә. Моннан тыш, бу төр яшелчә йөрәк өянәге куркынычын һәм яман шеш авыруы ихтималын киметә. Хуҗабикәләр исә, кабактан нинди генә төр азык әзерләми, аш һәм гарнирлардан тыш, кышка тәм-томнар, десерт дисеңме. Кыскасы, бу төр яшелчәдән күңелегезгә хуш килгән азык пешереп, файдасын күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев