Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярминкәләрдә – көзге муллык

Яшел Үзәндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла башлады һәм көзге нигъмәтләр белән сату итү 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Узган ялда да шәһәр базары территориясеннән халык өзелмәде. Кышка запас туплап куяр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу!

Шимбә, сәгать иртәнге 10. Шәһәр халкы йокысыннан уянып, базарга юнәлгән чак бу. Хәер, кайберәүләр иң беренчеләрдән булып, бәяләргә «разведка» ясап кайткан инде. Нигездә, өлкәнрәк яшьтәгеләр шулай эшли икән, иң әүвәл ярминкәгә барып ничә сумнан, ниләр сатылуын күзәтә. Аннан инде зур сумкасын, акчасын алып, базарга килә. Капчыклап бәрәңгене алып кайтырга мөмкинлеге булмаганнарга да борчыласы түгел. Волонтерлар – механика көллияте студентлары һәркемгә ярдәм итәргә әзер, алган товарыңны машина белән өеңә кадәр алып кайтып та бирәләр. Алар иртәнге 9дан 13 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтте. Иртәнге якта 4 рейс ясарга өлгергән иделәр инде.
Күзләрне кызыктырырлык кәбестәсен, кабагын һәм башка яшелчәсен сатучы Олы Якедән Тәлгать Гайнетдинов (рәсемдә) янында чират күреп, мин дә шунда юнәлдем. Тәлгать абый көзге ярминкәләрдә ел да катнаша. Иртә яздан көч түгеп үстергән байлыкны вакытында урнаштырып калуың хәерле шул.
– Елдагыча яшелчәнең бөтен төрен үстерәбез. Ел да алган кешенең, танып, кабат безнең янга килүе шатландыра. Бәяләре арзан, чөнки кыйммәт кую безнең өчен файдалы түгел. Уңыш әйбәт, зарланмыйбыз, һава торышына сылтап ятмыйбыз, – ди Тәлгать абый.
– Мин үзем тумышым белән Олы Яке якларыннан, шуңа да шатланып, тыныч күңел белән якташларым үстергән товарны килеп алам. Җирләре әйбәт, бернинди ашлама кулланмыйча үстерелгән яшелчә икәнен белгәч, куркытмый. Чөгендер, кишер запасын тупладым, бүген кабак алырга килдем әле. Бәяләре дә кулай, – ди Надежда Афросина.
Ярминкәдә яшелчәдән кала, бал, балык, күркә ите, май, ит продукцияләрен дә сатып алырга мөмкин. Бәяләре чагыштырмача арзан. Шулай булмаса, балык белән сәүдә итүчеләр янында су буе чират тезелмәс иде. Биредә горбуша балыгының килосы 153 сумнан тәкъдим ителде.
– Хәзер инде үзебезнең бакча булмагач, бәрәңгене гел ярминкәдән алабыз. Бер сетка язга кадәр җитә, аннан кибеттән генә алып ашыйбыз. Сортына килгәндә, исемен әйтә алмыйм, ярмалы сары бәрәңге яратабыз, – дип сөйли ярминкәгә чык­кан Фидалия апа Абзалина (рәсемдә).
Бу көнне очрашып сөйләшкән һәркем бер фикерне җиткерде: «Әле дә ярый ярминкәләр бар!» Шуңа өстәп, әле дә ярый шәһәрлеләрне туендыручы, ял күрми, гел авыр хезмәттә булучы авыл кешесе бар, дип тә өстәп әйтер идем.
Ярминкәләр һәр шимбә һәм якшәмбе Мирный һәм «Тура» сәүдә комплексы янында да оештырыла.  Анда Яшел Үзән районында гына түгел, республиканың башка районнарындагы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга була.

Ярминкә бәяләре (1кг):
Бәрәңге – 12 сум,
Кәбестә – 15-18 сум,
Суган – 15 сум,
Кишер – 15-20сум,
Чөгендер – 15-20 сум,
Кабак – 15-20 сум,
Сарымсак – 120 сум,
Скумбрия – 137 сум,
Кета – 225 сум.

Автор  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ярмарка сельхозярмарка осенний урожай