Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябыгыйм дисәң, башыңа блок куй

Төрле кызыклы идеяләр уйлап чыгару өлкәсендә кытайлыларга тиңнәр юк.Ябыгуга килгәндә дә, аларның нинди генә ысуллары юк.

Цзилинь провинциясендә яшәүчеләр менә өченче ел урамда бер сәер кешене күзәтәләр.
Аның йөзеннән елмаю беркайчан төшми, җитмәсә, башына 40 килограммлы бетон блок куеп йөри. Йөри генә түгел, шул килеш физик күнегүләр эшли, хәтта йөгерә дә.

Ни өчен бу кеше мондый сәерлеккә барган соң?
Мондый адымга баруының җитди сәбәбе бар. Бетоннан эшләнгән блок ярдәмендә ул 30 килограммга ябыккан һәм сәламәтлеген ныгыткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев