Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елның яңалыгы - цифрлы хезмәт кенәгәсе

2020 ел башыннан Россиядә цифрлы хезмәт кенәгәсе кертеләчәк, әмма үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә бу кагылмый.

 Бу хакта бүген ТР буенча Пенсия фондының бүлек идарәчесе урынбасары Елена Полякова “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы гражданнар, ягъни халыкның үзмәшгуль булып теркәлгән категориясенең хезмәт кенәгәсенә әлеге хакта бернинди белешмә кертелми, һәм алга таба бу үзгәрмәячәк ", - диде Полякова.
Шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль эш урыны белән үз-үзен тәэмин итә. Бу хактагы мәгълүмат салым һәм Пенсия фондында гына бар.
1 гыйнвардан кертелә торган цифрлы хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә үз эшчәнлекләре турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Ә эш бирүчеләргә һәм дәүләт органнарына цифрлы кадрлар исәбен алып бару мөмкинлекләрен ача. Шулай ук хезмәт эшчәнлеге турында төгәл булмаган мәгълүматлар саны киметелә, читтән торып эшкә урнашу һәм шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсия рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

 

Чыганак: www.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев