Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елда – яңа сәяхәт

Хәтерләсәгез, «ТАТМЕДИА» АҖ оештыр ган #журналистТМ конкурсында икенче урын алып, Екатеринбургка сәяхәт откан идем. Һәм менә Яңа ел бәйрәмнәрендә ерак юлга кузгалдым.

Екатеринбург Ауразиянең үзәк өлешендә, Урал тауларының көнчыгыш битләвендә, Исәт елгасының ике ярында, Мәскәүдән 1667 километр көнчыгыштарак урнашкан. Екатеринбург халык саны буенча Россиянең дүртенче агломерациясе. Халык саны — 2,2 млн кешедән артык. Төньяк шәһәргә 1723 елда нигез салынган.

Сәяхәттән алган тәэсирләр буенча кыс кача нәтиҗә түбәндәгечә:

  • Екатеринбург – уңайлы шәһәр. Барлык истәлекле урыннар да кызыл «сызык та» урнашкан һәм бер-берсеннән ерак түгел.
  • Диварлардагы граффити күңелемә ятмады. Әлбәттә, бу сәнгать, әмма алар бөтен җирдә күзгә чалынгач, эстетик яктан матур күренми һәм бик чуар.
  • Театр һәм актерлар искиткеч. «Служебный роман»ның яңа куелышына бардым – рәхәтләнеп көлдем. Герой Самохваловны аллегорик тискәре персонаж итеп күрсәттеләр, кешелеккә өмет тә калдырмадылар.
  • Ельцин үзәгендә Татарстанның беренче президенты Шәймиев Ельцинга бүләк иткән камзул да бар. Һәм әлеге үзәк тарихны өйрәнергә һәм Россиянең беренче Президентына башка күзлектән карарга мәҗбүр итә.
  • Екатеринбургтагы кешеләр бик ачык йөзле. Кайвакытта безне кирәк урынга кадәр озатып та куйдылар.

Төньяк шәһәрдә миңа һич кенә дә суык түгел, ә киресенчә, җылы иде! Чөнки тормышымда бу тагын бер онытылмаслык сәяхәт булды! Екатеринбург яраткан шәһәремә әверелде дип әйтә алмыйм. Әмма мин «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелегенә бу сәяхәтне кылырга мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев