Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле милләттәшләр,дин кардәшләребез

Сезне ихластан иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра.
Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйм­мәтрәк булуын искәртә.
Бу бәйрәм һәр йортка шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Һәрберебезгә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, якыннарыбызның исән-имин, дөньяның тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләп калам.
Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ихтирам белән Яшел Үзән муниципаль
районы мөхтәсибәте исеменнән
мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев