Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән искиткеч бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне белән җылы һәм эчкерсез котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Өч гасыр ярым дәвамында Россия төрле типтагы кораблар һәм төрле класстагы суднолар төзү буенча гаять зур тәҗрибә туплады һәм хаклы рәвештә дөньякүләм суднолар төзү лидерларының берсе булып санала. Кораблар төзү – Россиядә дә, гомумән, кешелек тарихында да беренче индустриаль һөнәрләрнең берсе һәм Россия кораблары суднолар төзүнең данлы тарихы варислары булып санала ала.
Яшел үзәнлеләр Ватаныбызның оборона сәләтен, Россия Хәрби-Диңгез флотының көчен ныгытуга, шулай ук Яшел Үзән районының һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Күп еллар дәвамында сез, Яшел Үзәннең хөрмәтле корабльчеләре, илебез суднолар төзү тарихында мөһим вакыйгаларда катнашасыз, ә сезнең хезмәтегез һәм талантыгыз искиткеч җиңүләрнең нигезе булып тора. Яшел Үзән корабль төзүчеләре киләчәктә дә илебезнең оборона һәм транспорт коммуникацияләрен тәэмин итеп, дәүләт әһәмиятендәге мәсьәләләрне уңышлы хәл итәчәкләренә ышанам.
Бу бәйрәм көнендә барлык корабль төзүчеләргә – инженерларга, конструкторларга, эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә, шулай ук сезнең гаилә әгъзаларына, тармак ветераннарына бәхет, иминлек, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, оптимизм һәм уңышлар телим!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү
Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев