Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр

Сезне чын күңелдән мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән котлыйм!

Корбан бәйрәме, рухның ныклыгын һәм әхлакый чисталыкны символлаштыра, үзендә исламның затлы сыйфатларын – дини сабырлыкны, якыннарга мәхәббәтне, һәркемгә карата кайгыртучанлыкны һәм мәрхәмәтлекне гәүдәләндерә. Ул кешеләрне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, якыннарыбыз турында кайгыр­тырга, балаларны игелек һәм диндарлык рухында тәрбияләргә өйрәтә.
Исламның югары кешелеклелек кыйммәтләре алга таба да безнең күпмилләтле район халыклары арасында иманны, үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклау­га ярдәм итсен.
Бу якты бәйрәмдә мин һәркемгә нык сәламәтлек, гаиләләрдә бәхет һәм муллык, барлык игелекле гамәлләрегездә һәм эшләрегездә иминлек һәм уңышлар телим. Чалган корбаннар, кылган догалар кабул булсын!

Илшат Ганиев.
«Майский» теплицалар комбинаты
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев