Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

В.Карпов исемендәге лицей – Осиновоның йөзе

Осиновода 800 укучыга исәпләнгән, заманча шартлар тудырылган В.Карпов исемендәге лицейның яна бинасы ачылды. Әлеге тантаналы вакыйгада Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Күрсәткечләре белән дан тоткан әлеге лицей күпләр өчен үрнәк. Бу мәктәптә яхшы укымау гөнаһ. Биредәге уку-укыту шартлары Европадагы сыман. Мин бу яңа ачылган бинаны уникаль дип әйтер идем: ул ил территориясендә гамәлдә булган барлык заманча төзелеш стандартлары нигезендә эшләнгән. Һичшиксез, иске бинада да капиталь ремонт үткәреләчәк. Сезгә эшегездә, белем алуда уңышлар телим, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. 
Лицейның яңа бинасы 15 мең кв. метрдан артык мәйданны били. Заказчысы да, төзүче компания дә эшләрне кызу тоткан. Төзелеш 2018 ел ахырында башланып, менә хәзер файдалануга да тапшырылды. 
Янәшәдә генә 1995 елда төзелгән бинаның беренче корпусы эшли. Лицейда барлыгы 1486 бала укый. Яңасы ачылганчы, укыту биредә ике, кайчак, хәтта, өч сменада алып барылган. Шуңа, икенче корпусның төзелүен— балалар да, әти- әниләр дә түземсезлек белән көткән иде. 
— Яңа калкып чыккан йортлар арасында барлык таләпләргә туры килгән заманча мәктәпнең икенче корылмасы төзелүе — тотрыклы үсештә булган Осиновоның йөзе! Президент Владимир Путин тарафыннан киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында, күләмле эшләр башкарыла. Әлеге мәктәп — ил башлыгы куйган бурычны төгәл үтәүнең ачык мисалы, — диде Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев журналистларга биргән әңгәмәсендә, – Әлеге бинаны төзү эшләре 714,3 миллион сумга төште, бу санга, шулай ук, җиһазлар да керә. Биредә көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү һәм белем бирү өчен бар мөмкинлекләр дә бар, көчле коллектив, иң заманча техника, җиһазлар белән баетылган. Республика Президентыбыз ның бирегә килеп, үз күзләре белән әлеге сөенечле вакыйганы манзара кылуы, балалар белән аралашуы өчен бик шатбыз. Республика башлыгы Осиново авылының иҗтимагый-икътисади үсеше буенча, шулай ук, җитди йөкләмәләр тапшырды. 
Билгеле булганча, Осиново җирлеге шактый зур, биредә 17 меңнән артык кеше яши. Елдан-ел яңа йортлар калкып тора. Шуңа мәктәптә укучылар саны артуы бер дә яңалык түгел. 
Лицейның иганәчесе, ярдәмчесе «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев та укытучыларны һәм укучыларны әлеге куанычлы вакыйга белән котлап, мондый мәктәптә укыту һәм белем алу күп ләрнең хыялы булуын ассызыклады. 
— Әлегә бу уку йортының матурлыгы тышыннан гына күренә. Ә киләчәктә ул көчле педагогик коллектив ярдәмендә, тирән белемле укучылар әзерли торган мәктәп булачак, — диде ул. – Мин моңа ышанам һәм горурланам да. Соңгы 20 ел эчендә теплицалар комбинаты Осиново мәктәпләрен тәмамлаучыларга Казанның төрле югары уку йортларында бушлай белем алу мөмкинлеге бирә.
Шуңа күрә бездә кадрлар мәсьәләсе кискен тормый. Балаларыбызны КНИТУ-КАИ, КФУның биофагында, аграр һәм энергетик университетларында укытабыз. «Майский»га эшкә килгәч, аларны торак белән тәэмин итәбез. Тагын бер кат искәртеп китәм, җирлегебездәге белем йортлары белән без тыгыз элемтәдә. Ел дәвамында Осиново, Васильево һәм Карамалы Тау мәктәпләрен тазә яшелчә, җиләк–җимеш белән тәэмин итәбез. 
Мәктәптә 43 сыйныф, түгәрәкләр алып бару өчен 8, өстәмә көн төркемнәре өчен йокы һәм уен бүлмәләре, хореография, остаханә, медицина, азык-төлек блоклары, ашханә, шулай ук, спорт һәм тамаша заллары, китапханә җиһазландырылган. 
Лицей биләмәсендә укучыларның актив ялы өчен зоналар булдырылган: уен, футбол, баскетбол, волейбол мәйданчыклары һәм ярдәмче биналар. 
Уку йорты директоры Эльвира Королева сүзләренә караганда, быел 1 сентябрьдә ун I сыйныф кабул ителгән. Киләсе елда да шуның чаклы сабый булыр дип көтелә. Сабыйлар бирегә Осиново, хәтта Воронино, Яңа Тура, Яңа Николаевка, Иваново авылларыннан килеп белем ала. Тирә-күрше салалардан балаларны ике мәктәп автобусы йөртә. 
Укыту урыс, татар, инглиз, француз һәм испан телләрендә алып барыла. 
Балалар өчен төрле клублар, спорт һәм бию студияләре, иҗади һәм фән түгәрәкләре эшләп килә. Ата-аналар

 

балаларына өстәмә белем бирү өчен төрле учреждениеләр эзләп йөрми, дигән сүз бу. 
— Без әлеге бинаның ачылуын түземсезлек белән көттек. Белем учагы безгә бик ошый. Укытуның төрле телләрдә алып барылуы балаларыбыз өчен киләчәктә зур мөмкинлекләр ачар дип ышанабыз, — ди I сыйныфта укучы оныгын каршы алырга килгән Резидә апа. Алар «Радужный» торак комплексында яши икән. 
— Әлеге бинага кызыкмаслык түгел шул! Үзе зур, үзе матур, үзе уңайлы. Биредә белем алачак башлангыч сыйныф укучыларыннан көнләшеп, кызыгып карап йөрдек. Сокланып туймаслык! — дип шатлыгы белән уртаклаша өлкән сыйныф укучысы Софья Андреева. 
Мондый заманча мәктәптә белем алган балалар, чын мәгьнәсендә, бәхетле.

Фоторепортаж
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X