Васильеводагы янгында ир-ат һәлак булган
Яшәеш

Васильеводагы янгында ир-ат һәлак булган

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә барак тибындагы ике катлы 8 фатирлы торак йортта янгын чыга.

Янгын сүндерү хезмәтләре килгәндә, 1 һәм 2 катта ике фатир, шулай ук бинаның түбәсе яна.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү бүлекчәләре өч кешене коткара, тагын 4 кеше янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан мөстәкыйль рәвештә чыга.

Йортта барлыгы 8 кеше яши. 200 кв.метр мәйдандагы янгынны 44 белгеч һәм 13 техника сүндерә. Янган конструкцияләрне тикшерү барышында янгын сүндерүчеләр 45 яшьлек ир-атның гәүдәсен таба.

Янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.


Нет комментариев