Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урысбага авыл җирлегенә килгән икътисад министры Фәрид Абдулганиев үзенең вазифасын калдырды.

Аның Урынына кем килә?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкарган Мидхәт Шаһиәхмәтовны республика икътисад министры итеп билгеләде.
Яңа министрны тәкъдим итү республика Президентының иртәнге планеркасында булды.
Хәзерге ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев республика Президенты ярдәмчесе буларак калачак.
Шуны билгеләп үтик, Россия Президенты Владимир Путин ел саен икътисад үсеше темпларын 5% тан да ким булмаган күләмдә тәэмин итү бурычын куйган иде.
«Бу мөһим бурычны истә тотып, республика Президенты Татарстан предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашуларның, объектларда хәзерге вәзгыять турында фикер алышу, шулай ук булган резервларны анализлау өчен, очрашулар уздырды. Зур эш башкарасы бар. Яңа икътисад министрын билгеләү нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү белән бәйле»,-дип аңлатты ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова яңа министр турында журналистларның сорауларына җават итеп.
2017 елның сентябреннән ТР Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләгән Шаһиәхмәтов 2010-2014 елларда Татарстан икътисад министры булып эшләгән иде инде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Казан финанс-икътисад институтында белем алган һәм «Икътисад һәм социаль планлаштыру" белгечлеген алган.
1998-1999 — Татарстан Республикасы буенча дәүләт салым инспекциясе башлыгы һәм җитәкче урынбасары булып хезмәт куйган.
1999-2005 — РФ Салым һәм җыемнар министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары хезмәтен башкарган.
2005-2007 елларда - Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2007-2009 - Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.
2009-2010 елларда-Татарстан Республикасы Премьер–министры ярдәмчесе.
2010-2010 — ТР Президенты ярдәмчесе.
2010-2014 — ТР икътисад министры.
2014-2017-Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары — Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе.
2017-2020 — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләде. 

 

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Удачи!