Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылары нинди булса, укучылары шундый

Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар төрле ярышларда катнашуларын дәвам итә. Шуның белән алар осталык ларын арттырып, үзләрен яңа ярышларга әзерли.

Бу елның 8 гыйнварында алар Апаста муниципаль ра йон башлыгы призына уздырылган турнирга барып, приз лы урыннар яулап кайтты.
Барлыгы 120 спортчы катнашкан бу ярышта келәмгә чыккан яшел үзәнлеләр үз ләрен сынатмады, оста алымнар кулланып, алдынгы урыннар яулады. Нәтиҗәдә, үз авырлык категорияләрендә Ранил Галиев – I, Ранил Йосыпов – II, Илмир Гыйбәдуллин – III урында (Яшел Үзән шәһәре, тренерлары – Илгиз Гайнуллин), ә Осиноводан Йосыф Латыйпов 2нче урын яулады (тренеры –Фирдүс Зәйнуллин). Шундый мәртәбәле тренер-укытучылар кул астында шөгыльләнү бу яшүсмерләргә җиңүләргә ирешергә стимул биреп тора.
Яшь көрәшчеләргә алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев