Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уку да, укыту да саваплы эш

Ак бантлар, чәчәк бәйләмнәре, әти-әниләрнең, укучылар һәм укытучыларның дулкынлануы – боларның барысы да 1 сентябрь – Белем көне белән бәйле.

Бу көнне барлык уку йортларында традицион рәвештә тантаналы линейка, аннан беренче дәрес узды.

Бу бәйрәм ни өчен нәкъ менә 1 сентябрьдә үткәрелә соң? Элеккеге вакытларда уку елы мәктәпләрдә урып-җыю тәмамланганнан соң башлана торган була, чөнки балалар бу авыр эштә әти- әниләренә булыша. Шуңа күрә уку процессына көз ахырында, кайвакытта кыш башында гына керешәләр. Дөрес, бу авыл кешеләренә генә кагыла, шәһәрдә белем алу, кагыйдә буларак, күпкә иртәрәк — августта башлана иде.
Уку елының төгәл башлану вакыты узган гасырның 30нчы еллар уртасына кадәр булмаган. 1935 елда гына Совет халык комиссариаты бу вакытның бердәм көнен кертергә карар итә һәм ул 1 сентябрь була. Шулай ук уку елының дәвамлылыгы, каникулларның башлану һәм тәмамлану даталары билгеләнә. Бу традиция бүген дә үзгәрешсез дәвам итә. Ә 1 сентябрь линейкасының истә калырлык минутларның берсе – чыгарылыш сыйныф укучысының мәктәп бусагасын атлап кергән бәләкәч кызны җилкәсенә утыртып зал әйләнүе.
Бу ике укучы өчен дә зур дәрәҗә, шулай ук тантанада катнашучыларга да үзенчәлекле, тәэсирле мизгел. 18нче күп профильле лицейда 1«Н» сыйныф укучысы Арина Чаплыгинаны Михаил Ломоносов «үзе» җитәкләп йөрде.
Яңа лицейга аяк баскан укучыларны Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев сәламләде:
– Яшел Үзән районында 18 меңнән артык укучы бар, шуларның 2236сы 1нче сыйныфка аяк баса, 258 бала әлеге яңа лицейга керә. Бүген биредә беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлый. Сезнең күбегез лицей бинасын карарга өлгергәндер – биредә ике бассейн, уңайлы ял итү зоналары, зур ашханә, актлар залы бар – болар һәм башкалар Татарстан Республикасы хөкүмәте, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән төзелде. Сезгә ак көнләшү белән карыйм, чөнки безнең чорда мондый мәктәпләр юк иде, без гади генә укыдык. Сезгә, беренче чиратта, нык сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек телим, һәр көн яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән тулып торсын! Бәйрәм белән!
Шулай итеп, җәйге каникул тәмам, яңа уку елына да аяк бастык. Бүген район һәм шәһәр мәктәпләрендә дәресләр башланды. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев