Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уфтануны белми хат ташучы

«Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» бәйгесен «Яшел Үзән» редакциясе соңгы берничә елда уздыруны традициягә кертте һәм без аны үткәрми булдыра да алмыйбыз.

Газетабызның вакытында укучыларыбызга барып ирешүе бары аларга бәйле.

Сүз дә юк, хат ташучының эше катлаулы, авыр сумкаларын күтәреп, кар-буранда да, яңгырда да дигәндәй, күпме юл узасы, һәр йортка диярлек кереп пенсиясен таратасы, почта бүлегенә йөкләнгән товарын сатасы, торак-коммуналь хезмәтләргә түлисе, ялгыз карт-карчыкның гозерен тыңлап, киңәш бирәсе, ягъни психолог та буласы. Менә шуның кадәр хезмәтне башкаручы почтальоннарның эше генә тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәве берничек тә гадел түгел. Юкса аларны һәр йортта кунак кебек көтеп торалар. Авыл җирендә почта бүлегенең бетерелүен күз алдына да китереп булмый.

Ә инде бәйгегә әйләнеп кайтсак, тырыш хат ташучыларыбыз үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттырырга тиеш иде. Нәтиҗәләр билгеле һәм алар белән укучыларыбызны да таныштырып китәбез.

  • I урын – «Абсолют лидер» исеменә «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәте өчен Күгеш авылыннан Ризәлә Габдрахманова лаек булды;
  • II урын – «Подписка лидеры» исемен «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлыгы өчен Акъегеттән Әлфия Җәббарова алды;
  • III урын – «Тотрыклы тираж» исеме «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эше өчен Рус Әҗәленнән Румия Сәгъдиевага бирелде.

Җиңүчеләргә бу юлы без акчалата бүләк һәм редакция исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдык.

Әлбәттә инде, без барлык поч тальоннарыбызга, һөнәрегезгә тугры калып, халкыбызга хезмәт итүегез өчен рәхмәтле. Зарланмыйсыз, уфтанмыйсыз, сабыр гына, эшегезне «булсын» дип башкарасыз, «Яшел Үзән» һәр йортка килсен дип, тырышасыз. Алдагы матбугатка язылу чорында да, бергә булырбыз дип, ышанып калам. Барчагызга да сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телим, – дип теләкләрен җиткерде баш мөхәррир Илсөя Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев