Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тура мәчетендә ай калыкты

Рамазан ае башланыр алдыннан, җомга көнне шатлыклы вакыйга – Тура бистәсендә мәһабәт бина, яңа төзелүче мәчеткә ай кую тантанасы узды.

Тура авылындагы беренче иман йорты иганәчеләр һәм халык акчасына 2020 елның сентябрендә салына башлый. Аллаһ кушып, Корбан бәйрәменә тулысы белән төзелеп бетәргә тиеш.
– Көзен, ике ел элек, беренче ташны куйдык һәм менә манарага өченче айны кую тантанасына да килеп җиттек. Иман йорты бик матур урында – күл буенда урнашкан, шуңа да планнарыбыз зурдан. Киләчәктә тирә-юньне төзекләндерү, балалар мәйданчыгы салу, мәдрәсә ачарга исәп бар. Мәчетебез мөселман кардәшләребезне берләштереп торучы бер үзәк булырына ышанабыз, – дип сөйли яңа мәчетнең имам-хатыйбы Илгизәр
Халиков.
Мөселман кардәшләр өчен мөһим чарада район башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты һәм котлау сүзләрен җиткерде:
– Чын күңелдән райондашларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Изге гамәлләр кылган кеше генә бәхетле була ала, шуңа күрә мәчет төзелешендә Аллаһ Тәгалә безгә ярдәм итте. Гомуми тырышлык белән шушындый зур эшне башкарып чыктык. Бу районыбыздагы иң матур мәчетләрнең берсе.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова катнашты һәм ТРның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде:
– Шулкадәр нурлы, матур мәчет салынган. Һәркем, матди яктанмы ул, дога беләнме, ярдәмен күрсәтә икән, саваплы эш башкара. Изге Рамазан аена кергәндә шундый күркәм эшләр башкару аеруча шатлыклы, – дип, барлык район халкын бәйрәм белән котлады.
Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев