Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәрәзә юарга менәргә дә чара күрергә кирәк

Яшел Үзән районы сәнәгать предприятиеләре аеруча күп булган районнарның берсе булып тора.

Шуңа күрә монда хезмәтне саклау аеруча актуаль. Һәр елны монда, кызганычка, производствода имгәнү очраклары теркәлә. Шул исәптән үлем-китемнәр дә. 2018 ел да искәрмә түгел.

Яшел Үзәндә ЯҮМР башлыгы карамагындагы хезмәтне саклау Координацион советы белән  ТРның Мәшгульлек һәм хезмәтне саклау министрлыгы бергә уздырган киңәшмәдә хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча актуаль сораулар каралды.
– 2018 елда производство имгәнүләре алдагы ел белән чагыштырганда кими төшсә дә, әлегә тынычланырлык урын юк, – диде бу киңәшмәдә ТР мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Рөстәм Вәлиуллов. – Нигездә төзелеш мәйданчыкларында биеклектән егылып төшеп имгәнү очраклары теркәлә. Шуңа күрә эш режимын оештыру бик мөһим.
Ул шулай ук автотранспорт йөртүләргә кагылышлы хезмәтне саклау кагыйдәләренең үзгәрүе турында сөйләде. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең квалификациясен күтәрү беренче планга куела. Хәзер хезмәт шартларын бәяләү процедуралары елдан-ел киңәя. Әйтик, 2017 елда 340700 эш урыны бәяләнсә, быел ул сан 457 098гә кадәр җиткән. Ә 2016 елда бары тик 195701 генә урын бәяләнгән булган. Яшел Үзәндә быел булган үлем очраклары җитди чаралар күрүне таләп итә.
– Яшел Үзәннең хезмәтне саклау координацион советының 17 утырышы булып, шуларның 15е күчмә рәвештә, предприя­тиеләргә барып уздырылды, – диде Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Гарипов. – Хезмәтне саклау буенча «Майский» һәм «Горгаз» оешмалары үрнәк булып тора.
Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Артем Ларюхин производствода имгәнүләр профилактикасы турында сөйләп, Яшел Үзәндә сәнәгать предприя­тиеләре күп булу сәбәпле күчмә утырыш­ларны  ешрак  уздырырга кирәклеген, ЗФЗ һәм җылылык челтәрендә булган үлем очракларыннан чыгып, хезмәт дисциплинасының  үтәлешенә игътибарны арттырырга кирәклеген белдерде.

Язманың дәвамы газетаның 61нче санында.

Фото: http://mtsz.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск охрана труда заседание Координационного совета

2
X