Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тротуарлардагы язулар кисәтер

14нче лицейның 1нче сыйныф укучылары ата-аналар белән бергә трафарет ярдәмендә җәяүлеләр чыга торган урыннар янындагы тротуарларга “Куркыныч түгеллегенә ышан!” дигән искәртүләр язып чыкты.

Без юлдан чыкканда юл йөрү кагыйдәсен үтәү, игътибарлы булу гадәтен һәр балага һәм ата-анага җиткерәсебез килә, дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. Бу акциягә шулай  ук 1нче лицей укучылары һәм педагоглары, 32нче балалар бакчасы  тәрбиячеләре кушылды. Мәгариф оешмалары яннарындагы тротуарларда без “Баланы кулыннан тот!” һәм “Як-ягыңа кара!” дигән кисәтүләр язып куйдык.

Бу юлларга игътибар юнәлтү. Билгеле булганча, Яшел Үзәндә дә җәяүлеләр чыга торган урыннарда бәла-казалар еш чыга, дип сөйли 14нче лицей укытучысы Гөлнара Гарифҗанова. Кайвакыт  як-ягына карамыйча юл чыгып барган балаларны, ата-аналарны күрү бик авыр.  Мин тротуарга язылган гади сүзләр аларга үтеп керер дип бик ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск дети пешеход надписи на тротуарах