Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тонировка яратучыны 10 тәүлеккә кулга алганнар

Автоинспекторлар тәрәзә пыялалары тонировкаланган «Киа Церато» автомобилен йөртүче 23 яшьлек яшел үзәнлене туктаткан.

Алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге таләпләргә туры килми һәм закон бозучыга карата административ материал төзелә. Тикшерү вакытында аның моңа охшаш тәртип бозу өчен җәлеп ителгәнлеге ачыклана һәм аңа караңгы пыялалы автомобильне алга таба эксплуатацияләүне рөхсәт итмәү турында таләп бирелә.
Автомобильче, кабат хокук бозу очрагында, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ Кодексның 19.3нче маддәсе буенча җәлеп ителәчәге турында кисәтелгән була. Әмма бу таләпне ул игътибарга алмаган. Машина йөртүчегә карата моның өчен шәһәр суды тарафыннан 10 тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев