Терминал энә түгел
Яшәеш

Терминал энә түгел

Васильевода әледән-әле кеше ышанмаслык  гаҗәп фактлар теркәлеп тора.

Космонавтлар урамында була бу хәл. 
Кибеттә беркемгә комачауламаган кәрәзле телефон элемтәсенә түләү терминалы юкка чыга. Бу металл капчыкта 1110 сум акча сакланган була. Ә терминалның үзенең бәясе  – 24793 сум. Әмма карак шуны исәпкә алмаган, терминал бит энә түгел. Полицейскийлар каракның эзенә тиз төшә. Ул бала-чага түгел, ә типсә тимер өзәрдәй 32 яшьлек ир-егет булып чыга. Менә сиңа кирәк булса! 


Нет комментариев