Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Зөя елгасы аша тагын бер күпер салыначак

Елга аша күпер кичүен реконструкцияләү икенче елга планлаштырылган.

Быел Татарстанда М7 автоюлының 757 чакрымында, Яшел Үзән белән Югары Ослан районнары чигендә Зөя елгасы аша чыга торган күперне реконструкцияли башлыйлар. Проектта елга аша өстәмә яңа күпер төзелеше каралган. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов хәбәр итте.

«Проект өч ел элек эшләнгән. Зөя елгасы күперен реконструкцияләгән вакытта тагын бер күпер төзеләчәк. Хәзер анда хәрәкәт өчен ике полоса, яңа күпер салгач дүрт полосалы юл булачак», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Өстәмә күпернең озынлыгы 379,2 п.м. булачак. Шулай ук 7 чакрым күпергә керү юлы төзеләчәк. Юлның өслеге вак таш-мастик асфальтобетон катнашмасыннан булачак. Юлны бүлә торган полосаларда читәннәр куелачак.

«Андагы участок бик интенсив. Узып китү мөмкин түгел диярлек. Юл һәлакәтләре күп була, шуңа күрә икенче күпер төзү төп максат булып тора», – диде Сергей Автономов.

Татарстанда федераль автоюлларның озынлыгы 1041 чакрым тәшкил итә. Бу - М7 автоюлының «Волга», Р-239 Казан – Оренбург, Р-241 Казан – Ульяновск һәм А-295 Йошкар-Ола – Яшел Үзән участоклары.

«Татар-информ»

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район реконструкция автодорога М7 мост через Свиягу