Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Яшен вакытында кыска вакытлы көчле җил булачак.

Бүген, 26 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда урыны белән янә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында төньяк-көнбатыш искән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.

Чыганак - «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев