Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны тагын 582 кешегә арткан. Бу хакта COVID-19 таралу белән көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары сөйли.

Авыруның яңа очраклары Россиянең 32 төбәгендә теркәлгән. Татарстан федераль оператив штаб исемлегендә юк.

Бүгенге көндә республикада авыруның 25 очрагы теркәлгән. Алты пациент терелде инде.

Илдә авыручыларның гомуми саны 4 731 кеше тәшкил итә. 43 үлем очрагы теркәлгән.

Дөньяда коронавирус белән 1 119 109 кеше зарарланган, 58955 кеше үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев