Татарстанда яшен, 23 м/с ка кадәр көчле җил һәм 28 градуска кадәр  эсселек булыр дип көтелә
Яшәеш

Татарстанда яшен, 23 м/с ка кадәр көчле җил һәм 28 градуска кадәр эсселек булыр дип көтелә

Бүген республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

🌡Көндез һава температурасы 14-19 градуска кадәр, көнчыгышта 23-28 градуска кадәр җылыначак. 


Нет комментариев