Якын көннәрдә кар, буран һәм көчле җил белән тотрыксыз һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бүген, 16 ноябрьдә, төнлә антициклон йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы минус 8-13 градуска кадәр, көнчыгышта — 17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 3-8 градус булачак.
Көндез, төньяк районнардан башлап, бераз кар, буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән һәм көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с га кадәр (Казанда — 17 м/с га кадәр) көчәюе көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык хасил була.
Чәршәмбе, 17 ноябрьдә, кар һәм юеш кар рәвешендә бераз явым — төшем көтелә, урыны белән кыска вакытлы буран, төнлә көчле җил. Төнлә - 3-8, көндез - 3тән плюс 2 градуска кадәр.
Пәнҗешәмбе, 18 ноябрьдә, шулай ук урыны белән юеш кар явачак. Төнлә 3-8 градустан түбәнрәк булачак, көнчыгыш районнарда — 11-16 градус салкын. Көндез температура минус 4тән алып плюс 1 градуска кадәр булачак.
Алдан фаразлаулар буенча, җомга, 19 ноябрьдә, шимбә һәм 20 ноябрьдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Төнлә минус 2-7 градус, көндез нульгә якын булыр дип көтелә.
Нет комментариев