Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда беренче тапкыр зур журналистлар Сабантуе узды

«Яшел Үзән» редакциясе дә Сабантуйның тәүге тарих битләренең бер өлеше булды.

Байлар Сабасы мәйданында чирәмдә чаңгы да йөрү, аркан тартышу, көрәш, башка күп төрле кызыклы уеннар – барысы да булды һәм аларда мең ярымнан артык журналист катнашты.
Тантана мәйданда бүләкләр җыю белән башланып китте, ул гармун һәм җыр белән үрелеп барды. Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы флагы күтәрелде.

Журналист – ул яшәү рәвеше. Журналистның эш көне иртәнге сигездә башлана һәм кичке биштә тәмамлана алмый, журналист – ул тәүлек төшенчәсе, – дип шәрехләде «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры, журналистның эшен һәм ялын ничек бәялисез, дигән сорауга. – Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» структурасында 1685 журналист эшли. Минемчә, журналистлар – иң бәхетле кешеләр! Бу – иң матур, кызыклы, якты һөнәр. Аларның тормышында көн саен ниндидер яңа вакыйга була, барлык яңалыкларны алар беренчеләрдән булып белә һәм үзләренең якын дуслары – укучылар һәм әбүнәчеләр белән уртаклаша.

Бу сүзләр белән һич кенә дә бәхәсләшеп булмый. Үз һөнәреңне яратмасаң, журналист булу мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов җыелучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләде.
«Мин дә үземне сезнең сафларда дип саныйм һәм сезгә, коллегаларыма мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки туган телне саклау мәсьәләләрен сездән башка күз алдына да китерә алмыйм. Комиссия эшенең беренче көненнән үк, нәтиҗәле йогынты ясау юлларын эзләгәндә һәм халык күңелендәге рухи бушлыкны ничек тутырырга дип уйлаганда, без сезне билгеләдек һәм уртак проектлар булдырырга тырыштык», – диде ул. Һәр халыкның аерым үз бәйрәме бар, ә бүген журналистлар да бәйрәмле булды, дип өстәде спикер.
Журналистлар ял итә белми. Авызларында кашыклар белән йөгерәләр һәм шул ук вакытта үзләрен телефонга төшерәләр, яхшы чыккан контентны социаль челтәрләргә «эләргә» ашыгалар. Шуңа да карамастан, бәйрәм бик күңелле узды: журналистларның Сабантуе вакытында мәйданда традицион уеннар гөрләде: кашыклар белән, капчык һәм ласт киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм капчык белән сугышу, утын кисү, сумо көрәше дисеңме... Бер үк вакытта берничә мәйданчыкта волейбол буенча «ТАТМЕДИА» беренчелеге дә узды. Батырлар көчле яңгыр астында көрәште – шул рәвешле табигать тә аларның ныклыкларын сынады. Ярыш нәтиҗәләре буенча баш батыр билге ләнде – ул «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәрит Салихов булды. Коллегаларыбызны лаек лы җиңүләре белән котлыйбыз.
Кунакчыл Байлар Сабасы турында да сөйләми кала алмыйм. Анда иң беренче күзгә ташланган нәрсә – ул чисталык, яхшы юллар һәм чәчәкләр. Юл өстендә ике балалар бакчасы яныннан узыла, ә алар аллы-гөлле чәчәкләр, аллеялар һәм матур итеп бизәлгән бакчаларга күмелеп утыра. Ә агачлар... Барлык агачлар да чәчтараштан чыккан сыман һәм сәламәтлекләре бөркелеп тора. Кире кайтканда юлны кисәргә булдык һәм шәхси секторның тар урамнарыннан киттек. Сез ышанасызмы, хәтта шул урамнарда да яңа юл тамгалары һәм «ливневка»лар бар!
Юк, үз шәһәребез начаррак, дип әйтмим, ул безнең күпкә яшелрәк һәм матуррак, әмма менә карап, тәртиптә тоту буенча сабалардан бераз калыша. Кемнең ул якларда булганы бар, минем белән килешми калмас, ә кемнәргә шул тирәләрдән узарга туры килә, игътибар итегез, күргән матурлыктан, сокланып ләззәт алырсыз.

 

Журналистлар Сабантуеның матур мизгелләре./Татар-информ агентлыгы фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев