Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белдерде.
"Дәвалау учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итү буенча безнең "Таттехмедфарм" Дәүләт предприятиесендә 3,5 миллиард сумга препаратлар бар», – дип билгеләп үтте ул.
Яркәева шулай ук хастаханәләрнең үзләрендә 1дән 3 айга кадәр дарулар запасы булуын ассызыклады.
Элегрәк ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында чит ил фармокомпанияләре Россия базарыннан китми, дип белдергән иде.
Нет комментариев