Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан урманчылары быел 800 кубометр чүп җыеп чыгарган

Быелгы рейдлар нәтиҗәсендә 14 беркетмә төзелгән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел урманнарда рейдлар башланганнан бирле, хезмәткәрләр 800 кубометр чүп җыйган. Бу хакта журналистларга Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев хәбәр итте.

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, санитар-экологик айлык кысаларында, урманчылык хезмәткәрләре эшен күзәтте. Матюшино урманында рейд барышында алар тиешсез урында ясалган чүплекләрне ачыклау буенча урман фонды территориясен карап чыктылар. Чүп-чар җыйдылар, корыган агачларны кистеләр, агачларга законсыз беркетелгән реклама такталарын алып аттылар. Бүген хезмәткәрләр бер машина чүп җыйды. Илнур Кәшәфиев рейдның бөтен республика буенча үткәрелүен, анда Татарстанның барлык урман хуҗалыкларыннан 900гә якын кеше катнашуын әйтте. Республика урманнарында барлыгы 120ләп патруль бригадасы эшли.

Илнур Кәшәфиев быелгы рейдлар нәтиҗәсендә 14 беркетмә төзелгәнен, алар буенча 21 мең сумлык штраф салынганын билгеләп узды. Белгечләр Матюшино урманының аеруча чүпле булганын билгеләп уздылар, чөнки биредә Боровое Матюшино бистәсе һәм күпсанлы ял базалары урнашкан. “Ял базасыннан чыкканда, чүп контейнерына кадәр машинада илтәселәре килми, шуңа урман юл кырында гына ташлап калдыралар. Бер урынга ташларга ияләнгән кеше гел шунда китереп ташлый. Эт, карга шундук тарата. Кайбер кешеләр шалтыратып, сезгә ярдәм итәргә әзербез, дип чүп җыярга теләк белдерәләр. Әмма күбесенчә бу эш үзебезгә кала”, - ди алар. Урман сагында торучылар язын урманнарга керү юлларын экскаватор белән казырга мәҗбүр булганнарын да әйттеләр. Бу көнкүреш һәм төзелеш чүбе белән урманга кереп булмас өчен эшләнә.

Илнур Кәшәфиев былтыр Татарстан урманнарында 7 мең кубометр чүп җыелганын билгеләп узды. 2017 елда урманга керү юлларында 200 дән артык аншлаг куелган. Чүп калдырган өчен 186 кеше җаваплылыкка тартылган, 490 мең сумнан артык штраф салынган.

Матюшино урманчылыгы урманчысы Нурсил Гыйбадуллин дачаларга кергән җирләрдә агачларга реклама күп эленүен билгеләп узды. “Бу агачларга зыян сала, номерлары буенча чакыртып штрафлар салабыз. Бу эш ел әйләнәсендә үткәрелә”, - диде.

2017 елда Матюшино урманчылары 10 гектар мәйдан җирдә 50 кубометр көнкүреш чүп-чары җыйган. “Татарстанның чиста урманнары-2017” традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында, урманнарны чүп-чардан арындыру буенча чараларда республикада яшәүче 10 меңгә якын кеше катнашкан. Активистлар трасса кырыйларын чистартып чыккан. Барлыгы 4175 кубометр чүп чыгарылган.

Моннан тыш, акция кысаларында былтыр 157 ял объекты: урмандагы ял беседкалары, аншлаглар төзәтелгән, 21 чишмә чистартылган һәм тәртипкә китерелгән.

Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен закон буенча штрафлар каралган. Гражданнарга моның өчен кисәтү ясала яки 500 сумнан алып 1 мең сумга кадәр штраф яный. Урманнарны юынтык сулар, химик, радиоактив һәм башка зыянлы матдәләр, куллану калдыклары белән пычраткан өчен, гражданнарга 2 мең сумнан 3500 сумга кадәр административ штраф салына. Вазифаи затлар өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчегә 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату, юридик затларга 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату кебек җәзалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика Татарстан рейды леса Татарстана санитарно-экологический двухмесячник лесное хозяйство

2
X