Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар кызы планетаның иң көчле хатын-кызлары өчлегенә керде

Яшел Үзән спортчысы Айгөл Ситдыйкова штанганы ятып күтәрү буенча дөнья чемпионы булды, ул үз авырлыгыннан өч тапкыр күбрәк - 156 килограммлы авырлыкны күтәрде.

Үзенең спорт карьерасы башында ук Айгөл 18-23 яшьлек кызлар арасында дөнья беренчелегендә җиңү яулаган иде. Ләкин соңрак аңа спорттан китеп торырга туры килде, чөнки ул, кияүгә чыгып, ике кыз тудырды.

Ире Айдар да спортчы, пауэрлифтинг буенча спорт мастеры.

"Бала тапканнан соң кире спортка кайту кыенрак булды, хәтта буш штанга күтәрү дә авыр иде", ди Айгөл.

Чыганак: Кызыл Таң

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев